Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 31 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, боз явуы көтелә.
Начар метеорологик күренешләр көтелми.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елның 6 апреленнән – бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән тәкъдим ителгән «вируска каршы» гамәлләр башкарылганда, татарстанлылардан Росагролизингка техника алу өчен 435 заявка кергән. Россия буенча барлык хуҗалыклардан 35 млрд. сумнан артыкка 6 мең заявка бирелгән. Бу - Росагролизингка башка вакытта ике айдан да кимрәк вакыт эчендә кергән заявкалар буенча рекорд күрсәткеч.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.
31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көн үткәрү сәбәпле, 1-12 июньдә тәмәке тарту мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.
Татарстан Росреестры чираттагы видео аша кабул итүне. Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова онлайн-консультация барышында Лаеш районында яшәүченең җир кишәрлегенә милек хокукын дәүләт теркәве белән бәйле соравына җавап бирде.
Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә 3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән «Деловорот» telegram- каналы оештырылды (https://ttttt.me/delovorot, алга таба-канал).
Баулы районының 544 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау онлайн форматта узды.