Бүген, 27 майда, ТАССР төзелү турында декрет имзалануга нәкъ 100 ел тулды. Олы юбилей уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концертлары әзерләделәр, алар онлайн-форматта узачак.
Май өчен азык-төлек җыелмасын Баулы районы мәктәпләре 1-11 сыйныф укучылары ала.
«Мирас – объекты культурного наследия Республики Татарстан глазами детей» республика конкурсына Татарстанның 14 районыннан 100дән артык эш кергән.
Туры эфир 27 майда 14 сәгать 10 минутта булачак.
Һәр шәхси хуҗалыкта һәм бакча участогында диярлек хәзер алмачлар чәчәк эчендә утыралар. Алар көз көне безне мул уңыш белән сөендерсен өчен хәзердән үк кайгыртырга кирәк. Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни-үзәгенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә татарстанлылар өчен алмагачны авырулардан һәм корткычлардан яклау буенча киңәшләр әзерләделәр.
27 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә: төнлә һәм иртән көчле яңгыр, яшен, көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр көчле җил; көндез, күпчелек көнчыгыш районнарда яшен һәм җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2020 елның 27 маенда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бүген Баулыда Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина катнашында район Иҗтимагый советы әгъзалары утырышы узды.
Начар метеорологик күренешләр: секундына 16 метрга кадәр җил.
«Интернет» челтәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган вакыйгалар, проектлар һәм чаралар турында Хәтер һәм дан елы Башкарма дирекциясенең рәсми сайты эшли.