Баулы районында иң яхшы механизаторларны хөрмәтләделәр

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген «Берлек» хуҗалыгында районның авыл хуҗалыгы тармагының өч алдынгы хезмәткәрен хөрмәтләделәр.

Ел саен Баулы районында иртә сабан культуралары (бодай, солы, арпа) чәчү төгәлләнгәч, арадаш нәтиҗәләр ясала һәм югары нәтиҗәләр күрсәткән алдынгы механизаторларны бүләклиләр. Мактаулы беренче урынга «Исламгалиевлар» КФХ механизаторы Илсур Хәлфетдинов лаек булды, икенче урында «Берлек» ҖЧҖ механизаторы Рамил Гыймаев, өченче урында «Кызылъяр» ҖЧҖ механизаторы Мөҗиб Ганиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International