Баулы шәһәрендә үлән чабу эше дәвам итә. Барлыгы чабучыларга 400 гектар мәйданда эшләргә туры киләчәк.
Хәзерге вакытта бу эштә 11 кеше һәм 2 берәмлек техника мәшгуль. Әлеге эшне шәһәрнең төзекләндерү идарәсе белгечләре, шулай ук сезонлы хезмәткәрләр башкара. Үлән паркларда, скверларда һәм урамнарда чабыла. Тротуарлар буенда да үлән чабу оештырылган, шулай ук автобус тукталышлары территориясендә үлән чабалар.
Төзекләндерү идарәсенең баш инженеры Марсель Даутов сүзләренә караганда, участокларның күп өлеше җәйге чорда өч-дүрт тапкыр чабылачак. Үләннәрне үз территорияләрендә дә, беркетелгән участокларда да шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре чаба.