Бердәм тавыш бирү көне план буенча узачак

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Үзәк сайлау комиссиясе быел Бердәм тавыш бирү көнен күчермәячәк.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова пандемия белән хәл тотрыкланыр һәм тавыш бирү бу елның 13 сентябрендә узар дип өметләнә. Бу хакта РГ хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Үзәк сайлау комиссиясе ике эре кампаниягә: Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүенә һәм Бердәм тавыш бирү көненә әзерләнә. Конституция буенча тавыш бирүне үткәрү датасы әле билгеләнмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International