ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә караганда, республика хәрәкәтенең кайнар линия телефонына 5 меңнән артык шалтырату килгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренә караганда, май аенда республикада мохтаҗ булган кешеләр азык-төлек җыелмалары белән ике тапкыр тәэмин ителгән һәм июнь аенда да ике тапкыр җыелмалар тарату планлаштырылган. Спикер билгеләп үткәнчә, төбәк халкы акциядә актив катнаша. "Ярдәм янәшә" хәрәкәтенә ярдәм итү чаралары турында 8 800 700 9205 кайнар линия телефоны аша һәм www.помощьрядом16.рф сайтында белергә мөмкин.