Электрон култамганы кулланып, абитуриентлар, беренчедән, документларын берьюлы берничә вузга бирә ала, икенчедән, аларның кабул итү комиссиясе белән үзара бәйләнеше җиңеләя.
Вузга документларны дистанцион рәвештә бирү өчен кирәк булган бар нәрсә - кирәкле документлар пакеты һәм керүчедән электрон имза сертификаты булу.
Документлар пакетын югары уку йортына дистанцияле тапшыру өчен физик затның квалификацияле электрон култамгасы булу кирәк. Аны 14 яшьтән өлкән булган һәр граждан ала ала. Моны Россия Элемтә министрлыгы аккредитацияләгән таныклаучы үзәктә эшләргә мөмкин. Дәүләт учреждениесе гарантиясе булган аккредитацияләнгән үзәкләр исемлегенә Федераль кадастр палатасының таныклаучы үзәге керә.
Федераль кадастр палатасының таныклаучы үзәге турында тулырак ведомство сайтында белергә мөмкин