ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 7 июнендә 10 сәг. 00 мин.Баулы халкы һәм кунакларны татарларның милли бәйрәменә - Сабан туена чакырабыз!

Бөтен Татарстан кебек үк, Баулы районы зур югалту кичерде. 2014 елның 2 июнь көнне Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Баулы районы, Исергәп авылында туып үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче якташ язучыбыз күренекле прозаик, публицист, сынчы Миргазиян Юныс бик каты авырудан соң, 87 яшендә вафат булды.


30
май, 2014 ел
җомга
Кичә шәһәребездә Баулының су белән тәэмин итүче предприятиясенең энергетикларга булган бурычы буенча Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мнистрының урынбасараы Марат Сәйфетдинов, Татарстан газлаштыру фондын капиталь төзү  идарәсе генераль директоры киңәшчесе Евгений Волков, “Татэнергосбыт” һәм башкалар катнашында утырыш узды.

29
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы атна эчендә Баулы районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары тарафыннан сигез исерек машина йөртүче тоткарланган.

Бу атнада шәһәрдә кышкы чорда тоныкланган җәяүлеләр кичүләрен яңарту эшенә керештеләр.

31 майда, шимбә кѳнне Шалты авылында Сабан туе - Авыл кѳне үткәрелә.

Терлекләрне җәйге лагерьларга күчергәннән соң, районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә савым бераз артты.

Баулы районы Мортаза авылы кешеләре юл-транспорт һәлакәтенә эләккән.

Әлеге клуб бүләгенә үткәрелгән футбол буенча ярышлар дүрт кѳн узды.

 2013 елга район һәм шәһәр бюджетларының үтәлеше турындагы район һәм шәһәр Советлары карарларының ике проекты буенча тыңлаулар үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International