Баулылыларның бер өлеше кара исемлектән чыкты

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

 

 

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-тѳлек министрлыгының оператив-диспетчерлык хезмәте
мәгьлүматлары буенча, Баулы районында бүген һәр сыердан савым уртача 12,2 килограмм тәшкил ителә.

Бу күрсәткечнең уртача республика күрсәткеченнән ике килограммга кадәр диярлек ким булуына да карамастан, кышкы курсәткечләр белән чагыштырганда артым күзәтелә. Тагын бер фактны билгеләп үтәргә кирэк: әгәр дә кышын даими рәвештә министрлык сайтында игълан ителүче түбән савымлы авыл хуҗалыгы предприятиеләре исемлегендә районыбыздан алты берләшмә булса, хәзер аларның саны кимегән.

« Артта калучылар исемлегендә “Газзалиев" крестьян-фермерлык хуҗалыгы гына калды, анда савым һәр сыерга 9,1 килограмм тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International