Шәһәрнең тезекләндеру идарәсе мәгълуматлары буенча, Баулыда 97 җәяүлеләр кичүе бар. Җәяүлеләр кичүләрен буяу белән идарәнең ике хезмәткәре шѳгыльләнә - алар кичүләрне яктылык кайтаручы буяулар белән яңарталар. Быел мәгариф учреждениеләре янындагы җәяүлеләр кичүләрен ике төскә - сары-ак төсләргә буйыйлар. Шәһәрдә андый 18 “зебра” булачак. “Зебралар”ны яңарту эшләре 1 июнгә - Балаларны яклау кѳненә төгәлләнәчәк.