Әлеге клуб бүләгенә үткәрелгән футбол буенча ярышлар дүрт кѳн узды. Анда район мәктәпләре укучылары катнашты.
Ярышларның баш хѳкемдары Фәйруз Харисов “Хезмәткә дан” газетасына хәбәр иткәнчә, кече һәм ѳлкән тѳркемдә бишенче мәктәп җингән.
“Күн туп" клубы бүләгенә зона ярышлары 2-4 июнь кѳннәрендә Баулыда үтәчәк.