Миргазыян Юныс 1927 елның 25 маенда Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлаганнан соң, ике ел колхозда эшли. 1944 елда армиягә алына, хәрби авиация училищесын тәмамлагач эскадрильяда хезмәт итә. 1955 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, Мәскәү университетының филология факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта Кара диңгез пароходчылыгында эшли башлый, чит илләргә йөри торган сәүдә кораблендә капитан ярдәмчесе вазифаларын башкара. 1968-1977 елларда диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, “Наука и религия” журналында бүлек мөдире булып эшли. 1977 елда яңадан диңгезгә әйләнеп кайта, сәүдә корабында йөзә. 1987 елда ул пенсиягә чыга.
М. Юныс — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән прозаикларның берсе. Ул 60нчы елларда яза башлый. Диңгезче хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә, гореф-гадәтләренә бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган хикәя, очерклары һәм романтик рухлы “Занзибар зәңгәр болытлар арасында” исемле повесте белән ул укучыларның һәм әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә җәлеп итә. М.Юныс татар әдәбиятында диңгезчелек (маринистика) жанрына нигез сала. Авторның шуннан соң язылган – “Дөнья гизү” трилогиясе, “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” һ.б. әсәрләре укучылар тарафыннан җылы каршылана.
М. Юныс, язучы-художник буларак, темаларның колачы, чынбарлыкны заманның олы проблемалары, тарихи тенденцияләре җирлегенә куеп яктыртырга омтылуы, вакыйга-хәлләрне, кеше характерларын ачуда, тормыш конфликтларын чишүдә психологик, әхлакый-фәлсәфи анализга киң урын бирүе белән бүгенге татар прозасында үзенчәлекле урын алып тора. Язучы шулай ук агачны сырлап сыннар ясау белән дә шөгыльләнә. Аның “Казан” милли-мәдәният үзәгендә оештырылган агач сыннар күргәзмәсе зур кызыксыну уятты.
Туксанынчы еллар башында М.Юныс Мәскәүдә төпләнеп яшәгән җиреннән туган Татарстанына әйләнеп кайта һәм дистә еллап Әлмәт, Казан шәһәрләрендә яшәп иҗат итә. Соңгы ун-унбиш елда ул бигрәк тә публицистика, әдәби тәнкыйть, эссеистика жанрларында актив эшли. Язучы — Әлмәт Язучылар оешмасының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе (1998). 2004 елда публицистик хезмәтләре тупланган «Альбатрос язмышы» (2002) исемле китабы өчен М.Юныс Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
2005 елдан әдип кабат Мәскәүгә китә. Анда ул хатыны Рәйсә ханым һәм кызы Камила белән яши.
М.Юныс —1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы була.
Күренекле якташыбыз М. Юнысның якты истәлеге һәрчак йөрәкләребездә сакланыр.