Баулы юлларында исерек машина йөртүчеләр кимеми

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

“Хезмәткә дан” газетасына ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсе хәбәр итүенчә, тоткарланган машина йөртүчеләрнең берсе машина йөртү хокукыннан азат ителгән булган инде. Икенчесе исә бөтенләй медицина тикшерүен узудан баш тарткан.

Кичә, мәсәлән, республика территориясендә исерек машина йөртүчеләр катнашында биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше үлгән, 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 


Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International