Сабантуйлар сезоны башлана

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

31 майда, шимбә кѳнне Шалты авылында Сабан туе - Авыл кѳне үткәрелә.

Бу авылда районның күрсәтмә Сабан туе ѳченче ел үткәрелә. Республика һәм Россия буенча таралган шалтылыларның җыелуы сәбәпле, ул  Авыл кѳне дип тә атала. Авылдан чыккан хәлле кешеләр - бәйрәмнең хәйриячеләре. Сабантуйда  тыл ветераннарын, һөнәрләре буенча иң яхшыларны, иң яхшы гаиләләрне, мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү планлаштырыла. Авыл җирлегеннән газетабызга хәбәр итүләренчә, уеннар гына 13 тѳрдә  үткәреләчәк. Күренекле татар җырчысы Салават  Фәтхетдинов чыгыш ясавы да көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International