Авария 25 май иртәсендә Бѳгелмә - Бузулук (Оренбург ѳлкәсе Богырыслан районы)
автоюлының 96нчы километрында булган. Кырымсарай авыл җирлеге башлыгы Елена Зелепугина әйтүенчә, пенсионерлар - Мортаза кешеләре Казахстанга кызлары һәм оныклары янына барырга чыкканнар. Машинада дүрт кеше булган: ѳлкән яшьтәге ирле-хатын һәм аларның кызы белән кияве.
Машина белән идарә итүченең 50 яшьлек кызы шунда ук һәлак булган. Тән җәрәхәтләре алган йѳртуче пенсионер ирне Богырыслан район хастаханәсенә илткәннәр. Ул анда берничә сәгатьтән соң вафат булган. Аның 76 яшьлек хатынына, медицина ярдәме күрсәтеп, ѳенә кайтарып жибәргәннәр.