ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 8 июленнән 11 июленә кадәр Екатеринбургта «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсе узачак. Республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре Татарстан делегациясе составында күргәзмәдә катнашырга чакырыла.

Шушы көннәрдә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пазлотерапия буенча чираттагы дәрес узган.

Экологлар «Халык контроле» системасы буенча кергән 660 хәбәрне һәм электрон почта, Министрлыкның «кайнар линия» телефоны һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша кергән 865 белдерүне караган. Гражданнарны шәхси кабул итүләрдә һәм министрлык кабул итү бүлмәсе аша 1126 мөрәҗәгать кабул ителгән

Татарстанның яшьләр проектлары һәм программалары лидерлары һәм активистлары социаль ипотека программасы буенча торак алу конкурсында катнаша ала. Конкурста җиңү ташламалы шартларда социаль ипотека программасы буенча фатир алу мөмкинлеге бирә.

Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале Гран-приына Баулы һәм Аксубай районнары вәкилләре лаек булды.

Быел Баулының 6нчы мәктәбен һәм "Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге каршындагы "Вектор" телестудиясен тәмамлаган Руфинә Гыймаева “Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты XXIV фестиваленең гран-при иясе булды.

Бүген яңгырлы һәм салкынча

Урман фондының җир кишәрлекләре белән кисешүен бетерү өчен, ТР буенча Росреестр Идарәсе каршында махсус комиссия эшли, анда Росреестр, ТР Кадастр палатасы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча Росимущество, Рослесинфорг, Рослесхоз һәм башка дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша.


5
июль, 2019 ел
җомга

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга 2020 елдан студентлар кабул иткәндә кытай теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен исәпкә алырга рөхсәт бирергә ниятли. Тиешле боерык проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.

Конкурска   телевидениедә, радиода, массакүләм мәгълүмат чараларында  авылның  уңай  образын  тудыруга,  авыл  территорияләрен  үстерүнең  алдынгы  тәҗрибәсен  таратуга,  аграрийлар хезмәтенең  әһәмиятен  арттырырга, халык   традицияләрен  һәм  тормыш  рәвешен  саклап калуга, кечкенә  авыл  пунктларын  үстерүнең  проблемалы  мәсьәләләрен билгеләргә  юнәлдерелгән     журналист проектлары кабул  ителә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International