Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга 2020 елдан студентлар кабул иткәндә кытай теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен исәпкә алырга рөхсәт бирергә ниятли. Тиешле боерык проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Министрлык керү имтиханнарының яңа исемлеген расларга тәкъдим итә, дип билгеләп үтелә документта.
Закон кабул ителгән очракта, 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керер дип көтелә.
Быел унберенче сыйныф укучылары беренче тапкыр кытай теле буенча БДИ тапшыра алдылар.
Чыганак: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты