29 февраль көнне Баулы шәһәренең универсаль спорт залында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Баулы муниципаль районының 90 еллыгына багышланган Татарстан Республикасының «Динамо» спорт җәмгыяте призына мини-футбол буенча беренчелек үтте.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Азнакайда 28 февральдә-1 мартта «Созвездие-Йолдызлык-2020» эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.
Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм минераль ашламалар туплау мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Елның иң кыска аенда Баулыда 15 сабый дөньяга килгән.
2 мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Бүген, 28 февральдә, "Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү" форумы кысаларында, Төмән шәһәрендә 2020 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы финалына йомгак ясалды.
Бүген Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Татарстан хатын-кыз депутатлары инициативасы белән оештырылган «У войны не женское лицо» дигән социаль-гуманитар проектны тәкъдир итү булды.
Кичә үзенең 90 яшьлеге уңаеннан тыл һәм хезмәт ветераны Шамил Дәүләтшин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль алды.
Истәлекле бүләкләрне Баулының 16 ветераны алды.