Баулыда "Динамо" җәмгыяте призына мини-футбол буенча беренчелек үтте

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

29 февраль көнне Баулы шәһәренең универсаль спорт залында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Баулы муниципаль районының 90 еллыгына багышланган Татарстан Республикасының «Динамо» спорт җәмгыяте призына мини-футбол буенча беренчелек үтте.

Анда Баулы шәһәреннән, Актүбә (Азнакай районы) һәм Җәлил (Сарман районы) бистәләреннән берешәр һәм Туймазы (Башкортстан) шәһәреннән ике команда катнашты. 

Балаларны спорт бәйрәме белән котларга мәртәбәле кунаклар килде: ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте" иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте җитәкчесе Светлана Посысоева һәм ветеран Виктор Мельников.

Мини-футбол буенча беренчелекне ачу барышында бүләкләү тантанасы булды. Балалар һәм яшүсмерләр арасында спорт хәрәкәтен үстерүгә һәм популярлаштыруга, физик культура һәм спортны пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин ТР «Динамо» җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Полициянең өлкән лейтенанты Радик Кәдерголовка «Татарстан Республикасының Мактаулы динамочысы» исеме бирелде. Ә «Динамо» җәмгыяте рәисенең Рәхмәт хатларын Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, полиция сержанты Алинә Шәрифуллина, «Яшьләр доньясы» яшьләр үзәге директоры Минзинә Суровага тапшырдылар. Шулай ук җәмгыять символикасы төшерелгән сәгатьләр белән полиция прапорщигы Руслан Зарипов һәм 2 нче спорт мәктәбе тренеры Аршак Микаелян бүләкләнде.

 Командалар «әйләнеш системасы» буенча уйнадылар һәм балаларга 4әр матч уздырырга туры килде. Нәтиҗәдә, ярышлар йомгаклары буенча бронза медальләрне Туймазы командасы яулады (2010), икенче урынны Баулының яшь футболчылары алды, ә алтын медальләргә Башкортстан Республикасы вәкилләре – Туймазы шәһәренең икенче командасы (2009) ия булды.

Җиңүчеләр һәм призерлар Татарстан Республикасының «Динамо» спорт җәмгыяте кубоклары, медальләр, грамоталар белән бүләкләнде.

"Динамо" матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International