Көчле явым-төшемнәр (юеш кар һәм кар явачак), буран, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр, томан, юлларда бозлавык һәм кар боткасы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.
1 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр Декларация кампаниясе уза.
«Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы «Авыл территориясе белән идарә итү практикасы» дистанцион программасына тыңлаучылар туплау турында хәбәр итә.
28 февральдә 18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең кискенләшүе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елның 3 – 4 мартында «Экогород новый мир» перспектив үсеш үзәге” АФО (АНО) «Азык-төлек иминлеге, Россиянең ябык үсемлекчелеген һәм фермерлык челтәрен үстерү» темасы буенча конференция уздыра. Чарада фермер хуҗалыклары һәм фәнни авыл хуҗалыгы оешмалары катнашырга мөмкин.
Быел Татарстанның һәр эшләүче кешесе тормышында яңа этап – электрон хезмәт кенәгәләренә күчү белән очрашачак.
27 февральдә кичен, төнлә 28 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, көндез 28 февральдә 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
28-29 февральдә Төмән шәһәрендә "Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү" форумы узачак. Форумда катнашу кысаларында безнең шәһәр Җиңү һәм Хезмәт Даны паркын үстерү концепциясен тәкъдир итә.
Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 29 февральдә Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а) узачак ярминкәгә чакыралар.