Яшь баулылар "Созвездие-Йолдызлык-2020" фестиваленең суперфиналында катнашачак

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Азнакайда 28 февральдә-1 мартта «Созвездие-Йолдызлык-2020» эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды.

Өч көн дәвамында сәхнәдә Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районнарыннан солистлар һәм вокаль ансамбльләр, хореография коллективлары чыгыш ясады.

Зона этабы нәтиҗәләре буенча фестивальнең суперфиналына Әмирә Мөхәммәтшина («Конферанс» номинациясе, җитәкчесе Алсу Сәитова) һәм Аделина Хәмидуллина («Вокал-соло» номинациясе, җитәкчесе Фира Тимербаева) узды.

Зона этапларында җиңүчеләр 12-16 апрельдә Казанда фестивальнең суперфиналында очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International