Баулы шәһәре Җиңү һәм Хезмәт даны паркын яңартуга грант отты

2020 елның 28 феврале, җомга

Бүген, 28 февральдә, "кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү" форумы кысаларында, Төмән шәһәрендә 2020 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы финалына йомгак ясалды.

Без элгәре язганча, Баулы шәһәре конкурска Җиңү һәм Хезмәт Даны паркын үстерү концепциясенең күпсанлы проект материалларын, ә бүгенге форумга - проект видеопрезентациясен тәкъдим итте. Алдан безнең шәһәрдә әлеге проект буенча берничә тапкыр иҗтимагый фикер алышулар булды.

Нәтиҗәдә, Баулы шәһәренең төп паркын үстерүгә 70 млн. сум күләмендә грант алуы билгеле булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International