ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2020 ел
чәршәмбе

Районда эшсезлек буенча яңа мәгълүмат яңгырады.


25
август, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Баулы районында эш визиты белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булды. Ул Казан - Оренбург автомобиль юлының Баулы участогында юл эшләренең барышы белән танышты һәм шәһәребезнең транспорт предприятиеләренең берсенең хезмәт коллективы белән очрашты.

Сентябрьдә ТР Президентын сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар узачак.

Татарстанның күп кенә бакчачылары соңгы елларда виноград үстерә башлады. Әмма күпчелек очракта безнең шартларда ул өлгерми кала яки җимешләре әчкелтем була. Татарстанда татлы виноград үстерү - бөтен бер фән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән бергә киңәшләр язмалары сериясен дәвам итә.

26 августта урыны белән төнлә һәм иртән томан; көндез һәм кичен секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә җил көчәюе көтелә.

Исегезгә төшерәбез, конкурс башлану турында 1 августта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр иткән иде.

Баулы предприятиеләре балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү акциясендә катнаштылар.

Районның авыл мәктәпләрендә линейкада барлык сыйныфлар да катнаша ала.

Россиянең барлык почмакларыннан 300дән артык фоторәсемне Бөтенроссия халык санын алу фотоконкурсы галереясендә күрергә мөмкин! Һәм бу әле башы гына - халык конкурсы дәвам итә, эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Аларны һәр россияле җибәрә ала.

Татарстанда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) 1,6 млн нан артык җир кишәрлеге турында белешмәләр бар, шуларның 1,5 млн. чикләре билгеләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International