Татарстанда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) 1,6 млн нан артык җир кишәрлеге турында белешмәләр бар, шуларның 1,5 млн. чикләре билгеләнгән.
ТР буенча Кадастр палатасында аңлатуларынча, җир кишәрлеген кадастр исәбенә кую өчен хокук билгели торган документлар булган очракта кадастр инженерына ызан планын әзерләүгә заказ бирергә кирәк. Алга таба ызан планын кадастр исәбенә алу һәм мондый кишәрлеккә хокукны теркәү турындагы гариза белән бергә Татарстан Росреестрына КФҮ аша яисә электрон сервислар ярдәмендә бирергә кирәк. Әгәр җир кишәрлеге яңа булса, хуҗага башта җир кишәрлеген милеккә бирү турында карар кабул итүгә вәкаләтле җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле хокукый акт алырга кирәк.
Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1811625.htm