"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе 147 Баулы укучысына ярдәм итте

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Баулы предприятиеләре балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итү акциясендә катнаштылар.

Баулы районында үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе ярдәмендә беренче сыйныф укучылары өчен 147 портфель җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина әйтүенчә, 70тән артык портфель булачак укучыларга тапшырылган инде.

Бу атнада канцтоварлы портфельләрне авыл балалары да алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International