Камера белән Россия буйлап сәяхәт итәсеңме? Үз фотоларыңны конкурста күрсәт!

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Россиянең барлык почмакларыннан 300 дән артык фоторәсемне Бөтенроссия халык санын алу фотоконкурсы галереясендә күрергә мөмкин! Һәм бу әле башы гына - халык конкурсы дәвам итә, эшләр 30 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Аларны һәр россияле җибәрә ала.

Үз гаиләңне, туган шәһәреңне, туган ягыңны ил тарихында саклап калу өчен менә дигән мөмкинлек бу. "Ил объективта" фотоконкурсында катнашу да җитә. Ул 2020 елның 30 июнендә старт алды һәм көннән-көн популярлаша бара. Аның катнашучылары безнең ил турында гадәти булмаган, ачык һәм эмоциональ итеп сөйләргә ашыгалар. Аларны тамашачылар күңеленә хуш килү һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International