Баулылар 13 сентябрь сайлауларында вакытыннан алда тавыш бирә ала

2020 елның 25 августы, сишәмбе

2020 елның 13 сентябрендә Татарстанда ТР Президенты сайлаулары узачак. Шулай ук бу көнне, 13 сентябрьдә, Баулы районында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Баулы шәһәр Советы депутатларын сайлаулар һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак.

Баулы муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе участок сайлау комиссияләренең эш тәртибе турында хәбәр итә: 2020 елның 11 һәм 12 сентябрендә Баулы районында яшәүчеләрнең эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр һәм шимбә көнне 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге бар.

2020 елның 13 сентябрендә - төп тавыш бирү көнендә баулылар иртәнге 7 дән 20.00 гә кадәр тавыш бирә ала. Вакытыннан алда тавыш бирү чорында һәм сайлауларның төп көнендә сайлау участоклары да, күчмә автобуслар да эшләячәк.

Участокларда санитар нормалар үтәләчәк, индивидуаль каләмнәр биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International