Районда эшсезлек буенча яңа мәгълүматлар яңгырады.
24 августка Баулы районында мәшгульлек үзәгендә 695 граждан исәптә тора, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә ҮЗН җитәкчесе Рима Солтанова.
Эшсезлек буенча пособиеләрне 639 кеше ала, шуларның 142се авыл җирлекләрендә яши. Хәзерге вакытта районда эшсезлек дәрәҗәсе 3,5%ка җиткән. Шул ук вакытта Солтанова атна саен 11-12 кеше эшкә урнаша, дип билгеләп үтте. Бүген районда 77 вакансия, ягъни 1 вакансиягә 7 кеше дәгъва итә ала.