Районның авыл мәктәпләрендә линейкада барлык сыйныфлар да катнаша ала.
Баулы районында мәктәп линейкаларын үткәрү буенча төзәтмәләр кертелде. 1 сентябрьдә тантаналы линейкада беренче сыйныф укучылары, шулай ук мәктәпне тәмамлаучылар катнашачак. «1 сентябрьдә Баулы шәһәрендә беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен линейкалар үткәрү планлаштырыла. Шәһәр мәктәпләрендә башка сыйныфлар, мәктәп җитәкчелеге һәм сыйныф җитәкчеләре белән килешеп, линейкаларны бу көнне соңрак уздырырга яки мәктәпкә шундук сыйныф сәгатенә килергә мөмкин ", - дип аңлатты Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева "Баулы-информ" хәбәрчесенә.
Шул ук вакытта Баулы районының авыл мәктәпләрендә барлык сыйныфлар өчен дә 1 сентябрьдә линейкалар булуы рөхсәт ителә, чөнки күрсәтелгән мәктәпләрдә балалар саны күп түгел.