Бүген Баулы районында эш визиты белән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булды. Ул Казан - Оренбург автомобиль юлының Баулы участогында юл эшләренең барышы белән танышты һәм шәһәребезнең транспорт предприятиеләренең берсенең хезмәт коллективы белән очрашты.
Юл эшләре программасы буенча быел Казан - Оренбург - Измайлово автомобиль юлындагы участокка капиталь ремонт ясала. Участокның гомуми озынлыгы 3676 метр тәшкил итә. Финанслау республика бюджеты хисабына башкарыла һәм 92 миллион сумга якын.
Эшләрнең подрядчысы - "Татнефтедор" җәмгыяте, эшләрен 2021 елның сентябренә тәмамларга планлаштыралар. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Баулы районы җитәкчелеге озатуында әлеге участокта эшләрне карады һәм юлчылар белән очрашты. Аның сүзләренә караганда, ел катлаулы башлануына карамастан, республикада юл эшләренә салынган акча бер сумга да кимемәде. Федераль һәм төбәк юлларында да шактый күләмле эшләр алып барыла.
Министр юлчыларга катлаулы чорда башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәт шартлары һәм хезмәт хаклары белән кызыксынды.
Аннары министр шәһәребезнең бер транспорт предприятиесендә булды. Предприятие буенча экскурсиядән соң ул коллектив белән аралашты. Ленар Сафин биредә автотранспорт предприятиесен яхшы дәрәҗәдә саклап калуларына һәм предприятие җитәкчелегенең Татарстанда гына түгел, республикадан читтә дә эш табуына уңай бәя бирде.
Республика нефть сәнәгатендә транспорт белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәне өчен ул коллективка рәхмәт белдерде. Предприятие ветераны Шакир Сафин “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медале белән бүләкләнде, ә “Баулы районына 90 ел” медален машина йөртүчеләр Владимир Осипов һәм Наил Фаершин алды.
Текст һәм фото: Айгөл Идиятуллина