ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

Дүшәмбе көнне Мәскәү-Чиләбе автомобиль юлының 1280нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше тән җәрәхәтләре алган.

Баулыдан өч кеше Яшел Үзәндә яшьләр арасында үткән пауэрлифтинг буенча Татарстан беренчелеген-дә катнашты.

Татарстан президенты указы нигезендә баулылы Равил Ибраһимовка Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелде.

Баулы шәһәр суды хәбәр иткәнчә, бер баулылыга сыер урлаган өчен шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.

Шәһәр прокуратурасы хәбәр иткәнчә, РФ Җинаятьләр кодексының 145.1нче маддәсе 2нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнгән “Клининг Центр” ЧҖҖ директоры И.Ивановага ачылган җинаять эше каралган.
 

Агымдагы елның өч аенда теркәлгән җинаятьләр саны якынча 12 процентка арткан. Кабат җинаять кылу, урамда һәм җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны арту аеруча борчуга сала.
 

Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрен­дә орлыкларны инкрустацияләү, күпьеллык һәм уҗым культураларын өстәмә тукландыру эшләре башланды.

“Татарстанның 2018 елгы иң яхшы тер­риториаль җәмәгать үзидарәсе” респу­блика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Баулы шәһәренең “Успех” территориаль җәмә­гать үзидарәсе призлы урын алган.

Документ Россиянең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. “Баулы-информ” редакциясе коллективы, үзенең дусларын чакырып, Фәнис Яруллин һәйкәле янында Шигырь бәйрәме үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International