Баулыдан өч кеше Яшел Үзәндә яшьләр арасында үткән пауэрлифтинг буенча Татарстан беренчелеген-дә катнашты.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Эмиль Гайфуллин бронза медальга лаек булган. Ул шулай ук 74 килограммга кадәр авырлыктагы яшьләр категориясендә пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәгән.