Агымдагы елның өч аенда теркәлгән җинаятьләр саны якынча 12 процентка арткан. Кабат җинаять кылу, урамда һәм җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны арту аеруча борчуга сала.
Анализ күрсәткәнчә, бу, беренче чиратта, Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләренең агымдагы елда административ хокук бозуларны ачыклау буенча бөтенләй диярлек эш алып бармавы нәтиҗәсе.
Шулай итеп, өч ай эчендә вак хулиганлык өчен нибары 9 кеше административ җаваплылыкка тартылган (узган елның әлеге чорында - 22), җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган һәм исерек килеш күренгән өчен - 44 кеше (былтыр - 218), ТР “Җәмәгать тәртибен һәм идарә тәртибен бозган өчен административ җаваплылык турында”гы закон нигезендә 11 кеше (былтыр - 23).
Моның белән бәйле рәвештә, шәһәр прокуроры Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге башлыгына административ хокук бозуларны ачыклау эшен активлаштыруга юнәлтелгән кичектергесез чаралар күрү турында таләп юллаган.