Сыер урлаган өчен хөкем ителгән

2018 елның 27 апреле, җомга

Баулы шәһәр суды хәбәр иткәнчә, бер баулылыга сыер урлаган өчен шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән. Терлек “Берлек” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең сөтчелек-товарлык-лы фермасы территориясеннән урланган. Угры, бикләнми калган ишектән абзарга кереп, 490 килограммлы сыерны куып алып чыккан. Соңрак аны чалган. Предприятиегә 61 мең сумнан артык зыян килгән. Суд хөкем карары чыгарганда гаепленең кечкенә өч баласы барлыгын исәпкә алган. Табиб-пси-хиатрлар гаепләнүченең җиңел формада акылы зәгыйф, уртача стадиядә алкогольгә бәйлелеге булуын билгеләп үткән. Гаепләнүче гаебен тулысынча таныган. Моннан тыш, матди зыянны түләгән.

Хезмэткэ дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International