Дүшәмбе көнне Мәскәү-Чиләбе автомобиль юлының 1280нче километрында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше тән җәрәхәтләре алган.
ЮХИДИ хезмәте хәбәр итүенчә, Чиләбе юнәлешеннән Мәскәүгә таба баручы 49 яшьлек кеше идарә иткән Лада Веста автомобиле юл хәрәкәте кагыйдәләренең 8.4, 8.5, 8.10 пунктларын бозып, алдан ук юлның кырый өлешенә күчмәгән һәм уң якка борылганда янәшәдә баручы Вольво автомобиленә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә Лада Веста автомобиленең ике пассажиры тән җәрәхәтләре алган: 48 яшьлек ханымны Баулыдагы, 49 яшьтәгесен Бөгелмәдәге үзәк район хастаханәсенә илткәннәр.