Хезмәт хакын түләмәгәч, штраф түләргә туры килә

2018 елның 27 апреле, җомга

Шәһәр прокуратурасы хәбәр иткәнчә, РФ Җинаятьләр кодексының 145.1нче маддәсе 2нче өлешендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнгән “Клининг Центр” ЧҖҖ директоры И.Ивановага ачылган җинаять эше каралган.
И.Иванова 2016 елның 1 июленнән 30 октябренә кадәр,ягъни ике айдан күбрәк вакыт дәвамында, “Клининг Центр” ЧҖҖ директоры буларак, әлеге предприятие хезмәткәрләре Р.Таҗетдиновага - 22500 сум, С.Гафаровага - 22500 сум, З.Ге-расимовага 15000 сум, В.Чумаринга - 10000 сум, Р.Хафизовка 10000 сум күләмендә хезмәт хакы түләмәүдә гаепләнгән булган.

Хөкем ителгән И.Иванова башлангыч тикшерү һәм суд тикшерүе барышында, әлеге зыян күрүчеләр “Клининг Центр” ЧҖҖ хезмәткәрләре түгел дип, гаебен танымаган.

Аның әлеге сүзләре эш буенча тупланган дәлилләр белән кире кагылган. Татарстан Республикасы Баулы суд районы 2нче суд участогы мировой судьясы 2018 елның 23 мартында кабул иткән карары белән И.Иванова алда телгә алынган җинаятьне кылуда гаепле дип табылган, аңа дәүләт файдасына 100 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

 

Хезмэткэ дан

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International