Владимир Путин Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү турында Карарны имзалады

2018 елның 27 апреле, җомга

Россия Президенты 2020 елда Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында Карарны имзалады. Шул хактагы документ РФ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

Карар нигезендә, РФ субъектлары хакимиятләре һәм җирле үзидарә органнарына Татарстанның 100 еллыгына әзерлек эшләре һәм аны үткәрүдә катнашырга тәкъдим ителгән.

Документ аны имзалаган көннән үз көченә керә.

 

tatar-inform.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International