“Успех” грант откан

2018 елның 27 апреле, җомга

“Татарстанның 2018 елгы иң яхшы тер­риториаль җәмәгать үзидарәсе” респу­блика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Баулы шәһәренең “Успех” территориаль җәмә­гать үзидарәсе призлы урын алган.

Калинин урамындагы күпфатирлы йорт­лар һәм 27нче микрорайондагы берничә йорт кергән “Успех” җәмәгать үзидарәсе өч ел элек оештырылды, аның рәисе - Рөстәм Гайнетдинов. “Успех” бәйгедә дүр­тенче урын алган, 298 мең сум грант откан. Әлеге акчаны җәмәгать үзидарәсе терри­ториясендәге балалар мәйданчыкларын төзекләндерүгә юнәлтү планлаштырыла.

 

Хезмэткэ дан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International