Баулыда мәктәп автобусларын тикшерделәр

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Безнең районда укучыларны ун мәктәп автобусы йөртә. Алар арасында быел гына кулланыла башлаган яңалары да, инде шактый файдаланылган искерәкләре дә бар. Әмма барлык автобусларга да бертигез җитди таләпләр куела. Тикшерү барышында кайбер җитешсезлекләр ачыкланды.

- Алдан карау нәтиҗәләре буенча куркынычсызлык каешлары һәм машина йөртүче белән элемтә төймәләре төзексезлеге ачыкланган, кайбер автобусларда баскыч ачылмый, – дип сөйләде ЮХИДИ инспекторы Григорий Чернов. - Машина йөртүчеләрнең бу җитешсезлекләрне бетерү өчен бер көне бар.

Григорий Чернов билгеләп үткәнчә, иртәгә мәктәп автобусларын техник карау станциясендә техник карау планлаштырылган, шуннан соң аларны линиягә кертү мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Автор: Ләйсән Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International