Баулылар Башкортстанда хәрби-тарихи реконструкциядә катнаштылар

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Шимбә көнне Баулының «Пегас» спорт-патриотик клубы Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районында хәрби-тарихи реконструкциядә катнашты. “Бәрелеш” генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Масштаблы чарада Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

“Пегас” (җитәкчесе Азат Арсланов) инде берничә ел дәвамында ретро-техниканы торгызу белән шөгыльләнә, шул рәвешле Россия реконструкторлары арасында танылып килә. Нәтиҗәдә,  еш кына төрле хәрби-тарихи фестивальләргә һәм реконструкцияләргә чакырулар ала. Бу юлы баулылар Башкортстанга бронеавтомобиль һәм ЗИС-3 пушкасын алып бардылар.

Таусенгер авылында пехота, артиллерия, кавалерия катнашында, шулай ук һава сугышы элементлары белән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең Чернигов янындагы сугышының масштаблы хәрби-тарихи реконструкциясе узды. Биредә үк фронтта һәм тылдагы тормыш-көнкүрешкә багышланган интерактив мәйданчыклар оештырылды, СССР һәм Германия коралларының, хәрби униформа, кирәк-яраклар, кызыл армиячеләрнең шәхси әйберләре күрсәтелде.

Чарада шулай ук Уфа, Самара, Тольятти, Екатеринбург, Чиләбе, Пермь һәм башка шәһәрләрдән реконструкторлар катнашты.

Чара ахырында баулыларга актив катнашканнары, Россиянең хәрби-тарихи мирасын саклаган һәм популярлаштырган өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Фәридә Зыярова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International