Август аенда Баулыда 11 малай, 10 кыз бала туды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Әти-әниләр балаларына Богдан, Вадим, Камил, Ибраһим, Артур, Марк, Самир, Ранэль, Мөхәммәд, Айнур, Искәндәр, Алёна, Сабина, Дарья, Софья, Алекса, Мәдинә, Самина, Әминә, Камилла, Анна дигән матур исемнәр биргәннәр.

Иң яшь анага – 19 яшь, иң яшь әтигә – ­­23 яшь,  иң өлкән анага – 39  һәм  иң өлкән әтигә 45 яшь.

Үткән айда ЗАГС бүлегендә 19 пар никахларын рәсми рәвештә теркәде.  Иң яшь каләшкә – 19, ә иң яшь кияүгә 24 яшь, иң олы кияүгә – 52, иң өлкән кәләшкә – 44 яшь.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International