Баулы мәктәбе ТР Экология министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Баулы шәһәренең 5нче мәктәбендә бу уку елында 461 укучы белем алачак.

Яңа уку елының беренче көне тантаналы линейкадан башланды. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильмира Хөснуллина укытучыларны, балаларны һәм аларның ата-аналарын бәйрәм белән котлады.

Быел мәктәптә ике беренче сыйныф туплаганнар, аларда барлыгы 57 укучы белем алачак. Унберенче сыйныфлар да ике. Аларда 35 егет һәм кыз белем алачак.

Ел саен мәктәп төрле проектлар һәм конкурсларда җиңүче һәм призер була. Мәктәп балалар белән хәрби-патриотик һәм экологик юнәлешләр буенча актив эш алып бара. Бу юлы да тантаналы линейкада мәктәп бүләк алды - ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймов «ЭКОяз-2019 " республика конкурсында беренче урын алганы өчен грамота тапшырды. Бу җиңү мәктәпнең экологик түгәрәгендә катнашучылар, аның җитәкчесе - биология укытучысы Ләйсән Әсләмова тырышлыгы нәтиҗәсе булды. Хәлил Мөстәкыймов мәктәпкә һавада, суда, яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә зарарлы матдәләрне билгеләү буенча практик һәм лаборатор эшләр өчен прибор тапшырды. Әйтергә кирәк, узган ел «ЭКОяз 2018» конкурсында җиңгән өчен 5нче мәктәп һава шартларын билгеләү приборын алды.

Фото: Вадимә Хафизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International