4 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды белән берлектә гражданнар өчен хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе буенча консультация үткәрәчәкләр.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Заречный бүлеге начальнигы урынбасары Марина Газыймова һәм Кадастр палатасының ТР буенча юридик бүлеге начальнигы урынбасары Ләйсән Мельникова күчемсез милекне рәсмиләштергәндә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр, сату-алу, бүләк итү килешүләрен төзергә ярдәм итәчәкләр.
Чара Казан ш., Калинин ур., 3нче йорт адресы буенча («Хорошие руки» склады) узачак.
Түләүсез юридик консультация алу өчен телефон аша кабул итүгә язылырга кирәк
236-65-61.
Шулай ук күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультацияне Росреестрның 8(800)100-34-34 бердәм тәүлек буе эшли торган телефон номеры буенча алырга мөмкин.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10
Кадастр палатасы матбугат хезмәте
8 950 326 92 02