Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, 15.00 сәгатькә Баулы шәһәрендә 9964 кеше тавыш биргән, бу 59% тан артык.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Аннан соң баулылар белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.
Бүген, 8 сентябрьдә, Россия Федерациясендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар уза. Баулы районының сайлау участокларында бу минутларда актив тавыш бирү бара.
Кичә, 7 сентябрьдә, "Баулынефть" идарәсенең профсоюз һәм яшьләр комитетлары Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан велоузыш оештырдылар.
8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Баулы районы сайлауга ничек әзерләнүе турында Баулы районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рима Солтанова сөйләде.
6 сентябрь көнне Баулы районының Потап-Томбарлы авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. Бу мәдәният объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Беренче Май тукталышы – Аграр колледж (1029нчы УСК) маршрута буенча сайлау участогына кадәр автобус оештырылды
Нефтепровод - 1нче мәктәп (1036нчы участок) маршруты буенча сайлау участогына кадәр автобус оештырылды.
"Наше время - Безнең заман" VII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаны 25 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.