ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Быел югары уку йортлары абитуриентлары арасында медицина, икътисад, ММЧ һәм халыкара мөнәсәбәтләр иң популяр юнәлешләр булды. Бу белгечлекләргә конкурс бер урынга 14 кеше тәшкил итте.

Дүшәмбе көнне, 9 сентябрьдә, Шарай авылында, электр челтәре хуҗалыгы объектларында ремонт һәм профилактик эшләр башкару сәбәпле, электр энергиясен өзү планлаштырыла.

Бу атнада Баулы районында «Социаль такси» эшли башлады. Авылда яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләрне махсус «Лада Куб» машинасы медицина учреждениеләренә илтә.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы республика  халкын  Бакчачы  көне  белән  котлый! 

Йорт билгеләнешен үзгәртү мөмкинлеге турындагы карарны йорт чикләрендә урнашкан муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы кабул итә. Мондый тәртип 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.

 

Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан.

5 сентябрь көнне “Экстремизмга - Юк!" декадасы кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге полиция участок уполномоченные Альберт Хәбипов үзәк китапханәдә, толерант мөнәсәбәтләр тәрбияләү максатыннан, Баулы аграр көллиятенең беренче курс студентлары алдында чыгыш ясады.

5 сентябрь көнне “Милосердие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог Ильмира Әюпова "Наркомания - кайгы билгесе" дип исемләнгән дәрес үткәрде.

Татарстан Республикасында инвестицион климатны яхшырту буенча «Юл картасы» дип аталган чаралар планы нигезендә Росреестр теркәү процессының һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен җир участокларын һәм башка күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую сыйфатын күтәрергә омтыла.

Кичә районның өч хуҗалыгы комбайнчылары беразга үз эшләрен туктатып тордылар. Сәбәбе – комбайнчылар конкурсы кысаларында урып-җыю алдынгыларын Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин бүләкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International