Бүген, 8 сентябрьдә, Россия Федерациясендә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар уза. Баулы районының сайлау участокларында бу минутларда актив тавыш бирү бара.
Баулы муниципаль районында барлыгы иртәнге сәгать 7дә 36 сайлау участогы ачылды, аларның 22се – авылларда, 16сы – шәһәрдә. Алар 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Сәгать 10га Баулы муниципаль районында сайлаучыларның 21 проценты тавыш бирде. Гадәттәгечә, иртәнге сәгатьләрдә авыл халкы бераз активрак тавыш бирә. Район авылларында сәгать 10га сайлаучыларның 24,4, Баулы шәһәрендә 19 проценты тавыш бирде.