Баулылар, сайлау участогына килегез!

2019 елның 7 сентябре, шимбә

8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Баулы районы сайлауга ничек әзерләнүе турында Баулы районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рима Солтанова сөйләде.

- Рима Миргасимовна, тавыш бирү көнендә ничә сайлау участогы эшләячәк?

– Бездә бу яктан берни дә үзгәрмәде. Авылда - 22, ә шәһәрдә 16 сайлау участогы бар. Бүгенге көндә алар барысы да әзер, технологик җиһазлар белән тәэмин ителгән. Сайлаучыларга чакыру кәгазьләре таратылды. Видеокүзәтү камералары территориаль сайлау комиссияләрендә генә урнаштырылачак. Участокларда видеокүзәтү планлаштырылмый.

- Күзәтүчеләр составына кемнәр керә?

- Күзәтүчеләр исемлеген безгә партия һәм иҗтимагый оешмалар тәкъдим итә. Бүгенге көндә «ЛДПР», Татарстан Иҗтимагый палатасы, «Үсеш партиясе», «Бердәм Россия» исемлекләре тәкъдим ителгән. Башка партияләр дә актив катнашырлар һәм үз исемлекләрен китерерләр дип ышанабыз.

– Бу сайлауларда нинди дә булса яңалыклар бармы?

– Узган ел без берничә сайлау участогының схемасын үзгәрттек. Чөнки закон буенча барлык сайлау участокларында сайлаучылар саны бер үк төрле булырга тиеш. Ә түбән Баулыда сайлаучылар саны кимеде, шәһәрнең үзәк һәм көнбатыш өлешендә, киресенчә, артты, шуңа без округлар схемасын үзгәртергә мәҗбүр булдык. Шуңа күрә быел бер участокта тавыш бирергә күнеккән кешеләр икенчесенә эләгергә мөмкин. Чакыру кәгазьләрендә сайлау участогының адресы, урыны һәм телефон номеры күрсәтелгән. Сайлау участоклары 7дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International