Баулы авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

2019 елның 7 сентябре, шимбә

6 сентябрь көнне Баулы районының Потап-Томбарлы авылында капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. Бу мәдәният объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Бу шатлыклы һәм көтеп алынган вакыйганы билгеләп үтәргә авыл халкы һәм район җитәкчелеге җыелды.

Бәйрәмнең мактаулы кунаклары арасында Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да бар иде. Район башлыгы авыл халкын әлеге истәлекле көн белән чын күңелдән котлады.

Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Светлана Козлова район, республика җитәкчелегенә һәм, әлбәттә, төзүчеләргә зур рәхмәт белдерде.

Мәдәният йортының мәйданы 783 квадрат метр, тамашачылар залы 300 урынга исәпләнгән. Төзүчеләр түбәне һәм фасадны яңарттылар, тәрәзә, ишек блокларын алыштырдылар, инженерлык челтәрләрен (җылылык, су белән тәэмин итү, канализация), керү урынын һәм отмосткаларны ремонтладылар. Моннан тыш, җиһазлар һәм сәхнә киемнәре сатып алынган. Җирле китапханә хәзер авыл мәдәният йортына күчте, ә авыл балалары өчен биредә иркен уен зонасы булдырылды.

Потап-Томбарлы мәдәният йортын ремонтлауга республика бюджетыннан – 15,2 млн сум, ә җирле бюджеттан 1,8 млн сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International