"Наше время - Безнең заман" VII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаны 25 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин.
Фестивальдә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша. Командалар яисә аерым катнашучылар "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", "Дан минуты", "Визит карточкасы" номинацияләрендә ярышалар.
Катнашу өчен фестивальнең нигезләмәсе нигезендә түбәндәге электрон адреска гариза бирергә кирәк: beznenzaman@mail.ru белешмә өчен телефон: 8(843) 238-43-17, 238-00-63.
Шулай ук предприятиеләрдән гаризалар почта адресына кабул ителә: 420111, Казан ш., Карл Маркс ур., 23/6 йорт, ТР "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр иҗтимагый оешмасы
Фестивальнең Нигезләмәсе һәм документлары фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган http://bzzm.ru/