Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Аннан соң баулылар белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.
Баулы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына Леонид Якунин район башлыгы Рамил Гатиятуллин белән бергә килде.
Тавыш биргәннән соң, баулыларның сорауларына җавап бирде һәм теләкләрен тыңлады. Сораулар нигездә ишегалларын һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә кагылышлы иде.
Автор: Ләйсән Галимова
Автор фотосы